УРМАНДА АДАШМАС ӨЧЕН

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Гөмбә һәм җиләк сезоны башыннан халык урманга ашыга. Полициянең дә, янгын сүндерүчеләрнең дә, коткаручыларның да эше күбәеп китте. Тирә-якларны белмәгәнгә күрә урманда адашканнарны эзләргә ешрак чыгарга туры килә. Соңгы атна эчендә генә ашыгыч хезмәтләре 20 дән артык тапкыр урманда адашканнарның ярдәменә чыккан.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Урманга барыр алдыннан һичшиксез маршрутны төптән уйлагыз.

Туганнарыгызга кая юнәлгәнегезне һәм кайчан кайтачагыгызны әйтегез.

Урманга барыр алдыннан һичшиксез кесә телефон аккумуляторын корыгыз.

Урманга киткәндә, туры килгән кием-салымнан бушка, ашамлык һәм эчемлек запаслары турында уйларга кирәк, картада тирә-юньне карап чыгарга һәм һава торышын белергә яхшы булыр. Үзегезнең физик мөмкинлекләрегезне һәм сәламәтлек хәлегезне дөрес билгеләгез.

Якты кием киегез һәм балаларны якты киемгә киендерегез.

Үзегез белән пычак, су, шырпы алыгыз.

Әгәр урманда адашсагыз, “112” бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерын җыегыз.

Адашсагыз, нишләргә:

1. Урыныгызда бер сәгать калып торыгыз.

2. Соңгы тапкыр туктау урынына кире кайтырга һәм анда кунып калуга хәзерләнергә яисә иптәшләрегез артыгыздан килгәнче көтеп торыгыз.

3. Иптәшләрегезне көтеп алмасагыз, зиһенне туплагыз, бер метр бер метрга җирне чистартып, урнашу районының карта-схемасын мөмкин булганча төгәл сызыгыз.

4. Урманнан ялгыз чыкканда иң мөһиме үз-үзеңне тота алу һәм түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

- караңгы булганда йөрмәскә. Төн хәл кайтару өчен күбрәк килешә;

- хайван юллары буенча йөрмәскә;

- урманның сазлы, бигрәк тә бака тәңкәсе белән капланган урыннарына кермәскә.

5. Автомобиль, локомотив гудоклары кебек һәм башка табигый булмаган чыгышлы сигналларны ишетсәгез, аларның тавышына бару яхшырак булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International