1963 елның 2нче октябрендә Татар АССРның Апас районында туган. СССР эчке эшләр министрлыгының Омск югары милиция мәктәбен, Россия эчке эшләр министрлыгының идарә Академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң 1984 елда Татар АССРның Апас районы эчке эшләр бүлегендә башлый.
1988 елдан, СССР эчке эшләр министрлыгының Омск югары милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы шәһәре җинаять милициясенең оператив бүлекләрендә җитәкчелек вазифаларында эшли.
1994 елда Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының үзәк аппаратына күчерелә, биредә берничә әйдәп баручы оператив идарәне җитәкли.
1999 елдан алып 2002 елга кадәр – Татарстан Республикасы Президенты куркынычсызлык хезмәте башлыгы урынбасары.
2002 елның 15нче апрелендә УП-278 номерында имзаланган Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Президенты куркынычсызлык хезмәте башлыгы булып билгеләнә.
2007 елның июненнән бирле – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Татарстан Республикасы министры.
"Ватан алдындагы казанышлары өчен II дәрәҗәдәге” орден медале белән бүләкләнгән.
Эчке хезмәтнең генерал-лейтинанты.