1963 нче елның 24 нче мартында Казан шәһәрендә туган.
Түбәндәге уку йортларын бетергән:
Казан суворов хәрби училищесы (1980 ел);
Ташкент югары гомуми гаскәр команда училищесы (1984 ел);
М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия (1994 ел);
Хезмәт итү һәм эшчәнлеге:
1980 – 1984 еллар - Ташкент югары гомуми гаскәр команда училищесы курсанты.
1984 – 1998 еллар – Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә офицер вазыйфаларында хәрби хезмәт итү.
1998 – 2001 еллар - Россия ГТХМ карамагына күчерелгән, Татарстан Республикасы ГО эшләре һәм ГТХМ оператив планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары, оператив планлаштыру бүлеге башлыгы.
2001 – 2004 еллар - Татарстан Республикасы ГО эшләре һәм ГТХМ министры урынбасары.
2004 - 2020 еллар - Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары.
2020 – 2025 еллар - «Татарстан Республикасы ГО һәм ГТХ буенча укыту-методика үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе директоры.
2025 нче елның 29 нчы гыйнварыннан – Татарстан Республикасы ГО эшләре һәм ГТХ министры беренче урынбасары.
Түбәндәге дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән:
I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, 2019 ел,
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, 2012 ел,
Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасының атказанган коткаручысы» мактаулы исеме, 2016 ел.
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале,
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт Хаты,
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты,
шулай ук Россия Оборона министрлыгы һәм Россия ГТХМ ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән.