2022 ел, 10 нчы май вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 23 янгынны сүндергән.
Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында ДЯХ ФЯХ Әлмәт филиалы шәхси составы үзләренең иң хөрмәтле остазларын – Бөек Ватан сугышы ветераннарын, катнашучыларның тол хатыннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен карады.
Түбән Кама федераль янгынга каршы хезмәт отрядының Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Николай Архипович Кадушин Түбән Камада Җиңү парадын дәрәҗәле кунак итеп кабул итте.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ биш меңнән артык хезмәткәре Татарстан Республикасының барлык шәһәрләрендә узган «Үлемсез полк» иҗтимагый акциясендә катнашты.
9 майда Казанның Меңьеллык мәйданында совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 77 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар 10.00 сәгатьтә Казан гарнизоны гаскәрләренең шәхси составын төзү белән башланып китте.
Бүген Яшел Үзән районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган автойөреш узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре,...
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте вәкилләре Россия ГТХМның ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллинга БЦП инвалид спортчылар арасында футбол буенча "Күңелле стартлар" спорт ярышларында катнашучыларны котлау һәм призлар белән бүләкләү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Традицион азык-төлек җыелмалары, төсле открыткалар, акчалата премияләр белән һәм, иң мөһиме, Бөек Җиңү бәйрәме белән иң җылы һәм ихлас котлау сүзләре белән Яшел Үзән янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенең хөрмәтле ветераны Вәлиулла Хафиз улы Хафизовка килделәр.
2022 ел, 5 нче май вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 14 янгынны сүндергән.
Хәзер Татарстан Республикасында берничә мең мәҗбүри күченүче яши инде. Яшел үзән дә искәрмә түгел. "Васильевский" шифаханәсе администрациясе күченүчеләргә уңайлы номерлар бирде. Хәзерге вакытта аларга санаторий хезмәткәрләре кирәкле ярдәмне күрсәтә.