ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларга тиңләштерелгән затларның 108 йортында Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Татарстан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 336 автоном төтен янгын белдергечләре урнаштырылды.

5-нче май вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 128 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 31 янгынны сүндергән, шул исәптән: ишегалды корылмаларында – 1 янгын, шәхси йортларда – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, авто – 1 янгын, башка объектларда – 25 янгын.


4
май, 2019 ел
шимбә

Профилактик рейд белән Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары полиция һәм муниципалитет вәкилләре белән бергә бүген Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе территориясендә урнашкан «Обсерватория» коммерцияле булмаган бакчачылык җәмгыятенә килделәр. Рейдка кадәр Октябрь авыл җирлеге территориясендә урнашкан бакчачылык җәмгыятьләре рәисләре белән җыелыш үткәрелде. Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән дознователе Олег Костин чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы территориясендә янгыннар һәм кешеләрнең һәлак булуы турында сөйләде.

14.31 сәгатьтә хәбәр килде. 29/10. Автозавод проспекты, 13. Тугызынчы катта фатир һәм тугызынчы, унынчы һәм унберенче катларда өч балкон янды. Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны бүлекләре 1 БИС чакыру номеры буенча эшләделәр, янгын сүндерүчеләр биш кешене коткардылар.


2
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ГТХМ һәм полиция хезмәткәрләре Казанның Идел буе районына профилактик рейд белән чыктылар, анда зур урман – парк зонасы - «Дубрава» экопаркы урнашкан. Бу казанлыларның иң яраткан ял итү урыннарының берсе.

Урман янгыннары куркынычы янаган Татарстан Республикасы торак пунктлары исемлеге:


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген “Казаноргсинтез” ҖАҖ территориясендә даими әзерлек көчләре, штаттан тыш авария-коткару оешмалары, газ-коткару хезмәте отряды, Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең бишенче отряды һәм «Казаноргсинтез» ҖАҖ медицина хезмәте отряды гамәлләре буенча тактик-махсус укулар узды.

Бүген 2019 елның 30 апрелендә Зәй шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәресенә багышланган дәрес үткәрелде. Дәрес барышында Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы Зөлфия Ризвановага ядәме белән куркынычсызлык кагыйдәләре җиткерелде.

Һөнәри бәйрәм – Россия янгынчылыгының 370 еллыгы алдыннан Яшел Үзәндә гадәти булмаган «кызыл тукталыш» барлыкка килде.

Совет пропаганда плакатлары белән бизәлгән Кызыл конструкция шунда ук шәһәр халкының игътибарын җәлеп итте.  Тукталышның уң ягында Россия дәүләтендә янгын эше үсеше тарихы белән бәйле игъланнар, листовкалар белән афиша тумба урнаштырылган. Югары афишалы тумба янгын хәбәрләре фигурасы рәвешендә флюгер белән бизәлгән. Янгыннарны һәм башка гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча социаль видеороликлар трансляциясе өчен кырый өлешендә антивандал видеоэкран урнашкан. Ә дивар панельләренең арткы ягында Россия һәм Яшел Үзәндә янгын сүндерү эше тарихы белән бәйле материаллар һәм документлар урнаштырылды.

Россия янгынчылыгының 370 еллыгы уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез! 1649 елның 30 апрелендә патша Алексей Михайлович Романов «Шәһәр благочиние боерыгы турында» - профессиональ янгын сагы булдыру турында беренче рәсми документны имзалады. Кадерле ветераннар, яшьләр өчен осталык чыганагы, янгыннарга каршы көрәш эшенә чиксез бирелгәнлек үрнәге булган тәҗрибәгез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Бу бәйрәм көнендә күп меңләгән коллектив һәм ветераннарыбызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, хезмәт һәм хезмәтегездә уңышлар, һөнәри осталык үсешен телим! Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезгә һәрвакыт аңлау һәм ярдәм күрсәтсен!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International