Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.
Бүген 100 кешедән һәм 20 берәмлек техникадан торган Идел коткару үзәгенең шәхси составы һәи техникасы гадәттән тыш хәл урыныннан даими урнашуына китеп бара.
Сәгать 9 дан башкарылган эзләү, авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләрне кабул итү һәм тапшыру акты буенча эзләү-коткару эшләрне башкару территориясе Казан шәһәренең Башкарма комитетына тапшырылган. Эзләү-коткару эшләре тәүлек буе дәвам итә.
Бүген иртәнге сәгать 9 да Игорь Паньшин ММЧ вәкилләренә гдәттән тыш нәтиҗәләрен бетерү буенча эш барышы турында интервью бирде. Гомумән, өемнәрне сүтү буенча эшләр дәвам итә. Федераль группа оптимальләштерелгән, бүгенгә ул 463 кеше тәшкил итә, аңынчы ул мең кеше иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
16 мартның сәгать 22 кә авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләргә 1 039 кеше һәм 182 берәмлек техника тартылган. Россия ГТХМ ның МИ-8 вертолетлары, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ның “К-226” вертолеты очып чыгарга әзер. 2 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.
Хәзергә Республика суд медицина экспертизасы бюросында 17 үлүченең мәете танылган, шул исәптән 9 чит ил гражданнары. Бүген унөч мәет туганнарга һәм якыннарга күмәр өчен тапшырылган.
Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 16 мартына хакыйкый мәгълүматлар
ГТХМ сынау янгын лабораториясе белгечләре өемнәрне сүткән урында эшен дәвам итәләр. Бүгенгә 24 кешедән торган тикшерү-оператив группасы эшли: 6 суд эксперты, 6 ГТХМ тикшерүчесе һәм 12 тикшерү комитеты кешесе.
Барлыгы 708 үзбушаткыч җимерелгән төзелешләр алып чыгарылган (8 035 кубик метрга якын). Авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләргә 1 051 кеше, 187 берәмлек техника (шул исәптән 585 кеше һәм 74 берәмлек техника ГТХМ нан) тартылган. 17 психолог тартылуы планлаштырыла.