Удмурт Республикасында булган фаҗигале вакыйгалар аркасында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе өйдә газ әсбапларын куллану кагыйдәләре турында искә төшерә. Ашыгыч чакырулар, янгыннар һәм исле газ белән агулану һәлакәтләре өлешенең күбесе турыдан-туры өйдә газны куллану кагыйдәләрен үтәмәү белән генз бәйле түгел, ә газ җиһазын (газ колонкаларын, казаннарны, плитәләрне) мөстәкыйль рәвештә алыштыру, урнаштыру һәм көйләү белән дә бәйле.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 1 янгын.
8 ноябрьдә “Торак-2017” операциясе чикләрендә Яр Чаллыда күзәтү эшләре бүлегенең хезмәткәрләре Комсомол районы йортларының өлкәннәре һәм “Жилкомсервис” идарә итү компаниясенең вәкилләре белән җыелыш үткәрделәр. Анда торак йортларның керү янында территорияләрне, идән асларын, чарлакларын тоту, электр, газ җиһазларын кулланганда, исерек килеш тартканда бала шуклыгы очрагында янгын иминлеге кагыйдәләре темасы кагылган иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында –1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Күпфатирлы йортларда – 1 янгын, бакча йортларында – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, шәхси йортларда – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.
2017 елның 10 ноябрендә Кама елгасында судно йөрү (навигация) хәле тукталачак.
Идел елгасында судно йөрү (навигация) хәле 20-24 ноябрь тирәсендә тукталачак.
Бу мәртәбә егермегә якын ГТХМ хезмәткәре кизү вакытында булмаганда шәһәрдә торучыланың яраткан ял итү урыны – “Прибрежный” паркын – тәртипкә салырга карар итте. Янгын сүндерүчеләр җиде капчык каты көнкүреш чүп һәм коры-сары җыеп чыгардылар. Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре ел саен “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясендә актив катнаша һәм “урманчыларга” урман паркы җирләрен чүптән чистартырга булыша.
Ике көн Татарстан башкаласында республика янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең бүлекчә командирлары ярыштылар. Яхшылардан иң яхшысын билгеләр өчен Казанга һөнәрнең 19 вәкиле килгән. Аларның тышкы кыяфәтен, профессиональ белемен бәяләгәннәр, аннары янгын сүндерүчләр 100 метрлык киртәле юлны һәм өйрәнү манарасының 4 нче катына штурм баскычы белән менүне бирделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында –1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Күпфатирлы йортларда – 2 янгын, бакча йортларында – 1 янгын, шәхси йортларда – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Бу сүзләрне Идел буе федераль округының “Иң яхшы кинологы” Святослав Яковлев турыдан-туры әйтте. Быел Казан эзләү-коткару отрядының коткаручысы “Кыюлык йөлдызнамәсе” Русия ГТХМ Бөтенрусия фестиваленең региональ этабының җиңүчесе булды. Шулай да ул Татарстан Республикасының беренчелегендә спорт туризмы буенча 2 нче урынны алды, микс классында курсинг буенча ярышларда җиңде.
Казанда бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә “Милли һәм җирле дәрәҗәдә 2015-2030 елларга һәлакәтләр хәвефлеген киметү буенча Сендай чикле программасын башкару” темасына уку семинары ачылды. Аны Русия ГТХМ ның ГО һәм ГТХ проблемалары буенча Бөтенрусия фән һәм тикшерү институты һәм “Русиянең хәвефлекне анализлау фән җәмгыяте” бөтенрусия җәмгыять оешмасы оештырган.