ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Быел беренче сыйныфка баручы хезмәткәрләрнең балалары өчен истә калырлык бәйрәмне федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды җитәкчелеге оештырды. ЭКБ-33 өйрәнү полигоны базасында үткәрелгән чарага 20дән артык яшь түбәнкамалы килде.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте вәкилләре Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы - Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинга 29 августта Казанның Урицкий исемендәге паркында шәһәр көненә багышланган ДЦП инвалидлары арасында футбол буенча ярышларда катнашуны һәм катнашучыларны призлар белән бүләкләүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.

28-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-3 янгын, милекнең төрле формадагы объектлары – 1 янгын, каралты - 1 янгын, чүп-чар-6 янгын.


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

27-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда – 5 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядының янгын сүндерүчеләрнең автомобиль паркы «ГАЗель» оператив автомобиле белән тулыланды, аны отряд өчен «ТАТНЕФТЬ – НЕФТЕХИМ» ҖЧҖ сатып алды.

26-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда – 5 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган.


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

26 августта 16.49 сәгатьтә «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең КХИҮнә «112» системасы буенча Казан шәһәре, Константиновка бистәсе, Привольная ур., 4А адресы буенча "Балалар җире" шәхси балалар бакчасының түбәсе януы турында хәбәр килде. 17.16 да-ачык яну бетерелде. Зыян күрүчеләр юк. Балалар бакчасында 2 тәрбияче һәм 14 бала бар иде, мөстәкыйль рәвештә чыктылар.

Яңа уку елы инде тау артында түгел һәм тулы куәтенә мәктәпләрне янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерү бара. Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына вакытында әзерләү максатыннан, әлеге эш июль ахырында ук башланган иде.

25-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 14 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак һәм ишегалды корылмаларында-5 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


23
август, 2019 ел
җомга

Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш буенча зайонара бүлек башлыгы Альберт Тимерханов, 2019 елгы урып-җыю чорында янгыннарны кисәтү максатыннан, «Август-Мөслим» ҖЧҖ комбайнчылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International