ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25-нче сентябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 10 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда – 5 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Имин булмаган гаиләләр, күп балалы, инвалидлар, сугыш ветераннары һәм ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр – бу йортларда янгын белдерүчеләре урнаштырылган гражданнар категорияләре. Шушы көннәрдә бөтен республиканың торак пунктларында Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырылган әлеге хәйрия акциясенең бишенче этабы тәмамланды.

15.04.2019 елдан 63-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турындагы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" гы Федераль закон нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан кече суднолар реестрында теркәлгән теләсә кайсы кече судно салым алу объекты булып торачак.

Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядының янгын сүндерүчеләре Түбән Кама шәһәренең 10нчы мәктәбенең икенче «Г» сыйныфы балалары өчен чын бәйрәм оештырдылар.  Укытучылар һәм ата-аналар озатуында 25 бала ЭКБ-33 һәм отрядның укыту-тренировка полигонында булдылар. Бүлек башлыгы урынбасары Максим Николаев яшь кунаклар өчен үз бүлекчәсе буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрде.

24-нче сентябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-4 янгын, башка объектлар-1 янгын.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Әлмәт районының берьюлы 14 мәктәп командасы 13-14 яшьлек мәктәп укучылары өчен янгын эстафетасы буенча ярышларда катнаштылар, аны Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 отрядының хезмәткәрләре үзләренең спорт-тренировка манежында оештырдылар һәм үткәрделәр.

23-нче сентябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда – 7 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

22-нче сентябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 14 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-9 янгын, башка объектлар – 4 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар-1 янгын.

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге Стекольная урамы буенча шәхси йортларда янгын белдергечләрен урнаштыруның кирәклеген һәм нәтиҗәлелеген раслый торган чираттагы очрак булды.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр бүлеге инспекторы Ләйсән Шиһапова «Балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү учреждениесендә дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International