17-нче июнь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 16 янгынны сүндергән.
ИЯХ бүлекләре эше 4 тапкыр җәлеп ителде.
Бүген «Казаноргсинтез» ГАҖнең органик продуктлар һәм техник газлар заводы территориясендә сәнәгать куркынычсызлыгы буенча планлы өйрәнүләр узды. Аларда нефть продуктларының аварияле агуларын локальләштерү һәм бетерү буенча предприятие персоналының һәм махсус хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлеге өйрәнелде. Өйрәтүләр персоналны «Казаноргсинтез» ГАҖдә сәнәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә даими әзерләү кысаларында узды.
16-нчы июнь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 91 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 34 янгынны сүндергән.
ИЯХ бүлекләре эше 3 тапкыр җәлеп ителде.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Түбән Каманың 21 яшьлек җиңел атлеты 3-7 июньдә Чабаксар шәһәрендә узган Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнашты.
15-нче июнь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 17 янгынны сүндергән.
ИЯХ бүлекләре эше 2 тапкыр җәлеп ителде.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инициативасы белән оештырылган «Йөзәргә өйрән» акциясе беренче ел гына түгел инде бөтен ил буенча бара. Бүген чара Казанда «Түбән Заречье» пляжында да зур уңыш белән узды.
14-нче июнь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 16 янгынны сүндергән.
Бүген Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан дежур торган барлык бүлекчәләрдә, янгын-коткару отрядларында һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ өлешләрендә тантаналы рәвештә шәхси состав төзелешләре узды.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе «Сабантуй» милли бәйрәмен уздыру чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чаралар комплексы эшләде һәм тормышка ашырыла. Ачык мәйданчыклар булган бәйрәм чараларын үткәрү өчен 482 урын исәпкә алынган.
Бу истәлекле көнне 57 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге үз ветераннарын кабул итте. Часть начальнигы Ринат Битеев җитәкчелегендәге дежур каравыл кунакларга часть коралларында торган заманча янгын техникасын күрсәтте. Шина бизнесы вәкилләре ветераннарга шина җитештерүгә җаваплы караш булдыру һәм әлеге традицияләрне янгын сүндерүчеләрнең хәзерге буынына тапшырулары өчен рәхмәт белдерделәр.