Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын, печәнлектә – 1 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 4 тапкыр чыктылар

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7  тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча  – 4 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International