Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 5 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән– 2 янгын, җылыту мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 1 тапкыр чыктылар
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
23.08.2017 ел 07.36 Алексеевск шәһәр тибындагы поселок, Советлар урамы, Кама елгасы.
МВД хезмәткәрләре бата торган 1983 елгы хатын – кызны коткардылар. Вакыйганың сәбәбе ачыклана.
23.08.2017 ел 14.23 Чистай шәһәре, Кама елгасы.
МЧС коткаручылары судан 1986 елгы хатын-кызны һәм 1987 елгы ир-атны коткардылар. Әлеге кешеләр тутырылган матраста йөзгәннәр. Вакыйганың сәбәбе ачыклана.
23.08.2017 ел 16.30 Яшел Үзән шәһәре, Идел елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1970 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96