Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр.   Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 2 янгын, торак секторда – 3 янгын,  бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча  – 5 тапкыр.

16.08.2017 ел 23.17  Казан шәһәре, Вахит  районы, Әмәт поселыгы,  Косогорная урамы, йорт.

Бер катлы кулланышта булмаган йортта ут чыкты. Мәйданы 60 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды (шәхесе ачыклана). Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

17.08.2017 ел 00.04 Яр Чаллы шәһәре, Маршал Жуков урамы, 30 нчы йорт, фатир.

Биш катлы панель торак йортта өченче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты.  6 кв.м. мәйданында аш бүлмәсендә җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр, 1968 елгы ир-атны коткардылар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

17.08.2017 ел 03.18 Яр Чаллы шәһәре, Яшьлек проспекты, 31 нче йорт, фатир.

Тугыз катлы панель торак йортта  алтынчы каттагы ике бүлмәле фатирда аш бүлмәсендә ут чыкты. Мәйданы 3 кв.м. Янгын нштиҗәсендә, 1971 елгы хатын-кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

16.08.2017 ел 12.35 Алабуга шәһәре, Криуша елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1982 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International