Казан янгын сүндерүчеләре Яшел Үзән балалар сәламәтләндерү "Хыял" лагеренең кунакларына янгын сүндерү техникасы һәм заманча коткару җайланмалары белән чын тамаша күрсәтү урнаштырдылар. Чара Россия ГТХМ гражданнар оборонасы елы кысаларында узды.
Исегезгә төшерәбез, ГТХМ хезмәткәрләре "Хыял" лагере балалары белән беренче ел гына дус түгел. Хокук соклау органнарында һәм көч структураларында бурыч хезмәт башкарганда үлгән аталар балалары өчен махсус төзелгән программа белән уникаль лагерь оештырдылар. Бу еллар эчендә анда 5 меңнән артык яшүсмер балалар булдылар.