Янгын сүндерү тактикасы укулары 26 июльдә Әлмәттә федераль янгын сүндерү хезмәтенең 2 нче отрядының сынау һәм уку-күнегү полигонында үткәрелгән. Укулар дүрт этаптан торган, аларның һәрберсе профессиональ осталык, тиз өлгерү, төгәл белемнәр һәм иминлек техникасын үтәүне таләп иткән.
Беренче этап вакытында карамай сыемын сүндерергә кирәк булган. Икенче этап автомобиль януы белән юл-транспорт һәлакәте вакытында авария-коткару эшләрен оештырудан торган. Алга таба гамәли янгын сүндерү спорт буенча отрядның җыелма төркеменең егетләре һәм кызлары күрсәтмә чыгышларын башкарган. Алар “Эләктергеч баскыч белән менү” күнегүсен башкарган. Ахаргы этапта отряд алдында 240 кв. м. мәйданында туфрак амбарда түгелгән карамайны сүндерү буенча мәсьәлә торган.