Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары аша Татарстан Республикасы кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов “Татарстан Республикасы су объектларныда иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында” темасына брифинг вакытында шундый чакыру белән эндәште.
Коену сезоны башыннан республика сулыкларында 28 кеше үлгән, алар санында өч бала.
Вакыйгаларның сәбәпләре төрле: җиһазландырылмаган урында коену, җиһазландырылмаган урында исерек килеш коену, көймә әйләнү, һәлакәтләр, коену вакытында балалар артыннан җитмәгән контроль, боз астына төшеп китү, боз кисәге аерылып китү, мотор ватылу аркасында эвакуация.
Кешеләрнең барлык үлү очраклары коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда булган.