Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча –2 тапкыр, янгынга  - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

24.07.2017 ел 15.45 Яшел Үзән шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 7 нче йорт, фатир.

Тугыз катлы панель торак йортның өченче каттагы фатирда ут чыкты. 10 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр янды. Янгын сүндерүчеләр ике баланы коткарды, 2012 елгы малайны һәм 2014 елгы кызны. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

24.07.2017 ел 20.15 Зәй МР, Тонгузи авылы тирәсендә.

МЧС коткаручылары һәм волонтерлар урман массивында адашкан, 1939 елгы хатын – кызны таптылар. Әлеге хатын җиләк җыйган вакытта адаша. Медицина ярдәменнән баш тартты.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International