Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 8 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, янгынга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.
23.07.2017 ел 04.42 Бөгелмә МР, Карабаш шәһәр тибындагы поселок, Мөхәмәтзәнов урамы, 20 нче йорт, фатир.
Өч катлы кирпеч торак йортта өченче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 2 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр ике хатын-кызны коткарды, 1986 елгы һәм 1969 елгы. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
23.07.2017 ел ЗПСО №3 07.50-12.00, Чистай МР, Кубасс торак пункт, Кама елгасы.
Чистай кече күләмле суднолар дәүләр инспекция хезмәткәрләреннән Кама елгасында балыкчылар, 1976 елгы ир-ат мәетен таптылар дигән хәбәр килде. Мәетне ярга чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
23.07.2017 ел ЗПСО №4 05.30 – 07.20 Теләче МР, Казаклар торак пункт, буа
Җирле халык буада, 1981 елгы ир-ат мәетен таптылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
23.07.2017 ел ЗПСО № 6 09.20 – 13.50 Тукай ЗПСО №3 07.50-12.00 МР, Бетьки торак пункты, Камам елгасы.
“112” хәбәре буенча су йөзгән вакытта ир-ат батып үлә. Водолозлар төркеме судан, 1982 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар.
23.07.2017 ел 19.45 Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты 47 нче йорт, 4нче кат.
“112” хәбәре буенча балкон кырыенда дүрт яшьлек бала басып тора дигән хәбәр килә. МЧС коткаручылары альпинист җиһазы ярдәме белән баланы коткара һәм ата-анасына тапшыра. Вакыйганың сәбәбе ачыклана.
23.07.2017 ел 23.55 Әлмәт шәһәре, Гафиатулли урамыа, 20 нче йорт, фатир.
“112” хәбәре буенча икенче каттагы балконда бер сәгать дәвамында бишь яшьлек малай басып тора һәм әнисен чакыра дигән хәбәр килә. Балкон пыяла белән тышланмаган. Коткаручылар баскыч буенча баланы коткаралар, шул вакытта малайның әнисе кайта. Бала әнисенә тапшырылды. Вакыйганың сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96