Бу хәл Яшел Үзән үзәге янындагы күлдә булган. 17 яшьлек мәктәп укучысы Егор Дубровин күлгә чумып, су астыннан 2-3 минут чыкмаган тугыз яшьләр тирәсендәге кыз баланы судан чыгарган. Ул, уйлап тормыйча, нәкъ киенгән килеш суга кереп киткән. Егорның әтисе кызны яр буена илтергә булышкан, беренче медицина ярдәмен күрстәергә башлаган. Ике минут эчендә ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килеп җиткән. Кызны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә илткәннәр. Икенче көндә үк табиблар баланы караганнан соң аның хәлен канәгатьле дип сынаганнар һәм өйгә җибәргәннәр.