Бүген төнге ике сәгать тирәсендә “01” хезмәт пультына Олы Карагука авылында янгын турында берьюлы ике хәбәр килгән. Элекке балалар бакчасының ташланган бинасы януы ачыкланган. Олы Карагука авылыннан 9 км арада урнашкан Олы Ключи авылының ирекле янгын сүндерүчеләре янгын урынына беренче булып килгән. Иреклеләрнең ярдәменә Раифа монастыренең аерым посты һәм Яшел Үзәннең 53 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең кизү расчетлары ашыгып килгән. Янгынны тиз җиңделәр. Чамалана торган сәбәп – билгеле булмаган шәхес утны саксыз кулланган.