Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
09.07.2017 ел 06.00 Актаныш МР, Картово авылы , буа.
Җирле халык судан, 1982 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
09.07.2017 ел 14.36 Яр Чаллы шәһәре, Боровецк урманы.
МЧС коткаручылары һәм “Түбән Кама” милли паркның хезмәткәрләре урманда ике хатын – кызны һәм бер баланы табалар. Алар гөмбә җыйган вакытта адашкан була.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96