5 һәм 6 июльдә федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядында янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре арасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча ярышлар үтте. Барлыгы 14 төркем катнашкан, һәрберсе 6 кешедән торган. Штурм баскычы белән күнегү башкаруда (дүртенче кат) ПСЧ-44 башлыгы урынбасары Иван Плаксин өстен чыккан. Күнегү манарасының өченче каттагы тәрәзәсенә өч тезле баскыч белән менүдә ПСЧ-37 хезмәткәрләре бөтенесеннән тизрәк булган. Йөз метрлык киртәле полосада ПСЧ-93 янгын сүндерүчесе Максим Иванов җиңгән. Гомуми нәтиҗәдә беренче урынны ПСЧ-93 төркеме алган.