Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча   13 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, янгынга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.  

28.06.2017 ел 10.09 Казан шәһәре, Идел буе районы, Дубравная урамы, 28 нче йорт, фатир.

Тугыз катлы кирпеч торак йортта беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 10 кв.м мәйданында җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча махсус коткару җиһазы белән ике кешене коткарды. 10 кешене эвакуацияләделәр. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International