25 июньдә “Казан” халыкара аэропортыннан Иркутсе шәһәренә Русия ГТХМ ның Ил-76 самолеты очып чыккан. Аның бортында Федераль урманы хуҗалыгы агентчылыгының “Авиалесоохрана” ФБУ федераль резервының парашют-десант янгын сүндерү хезмәтенең 100 кешелек төркеме булган. Аларның бөтен кирәк-яраклары һәм урман янгынннарын сүндерү җиһазлары бар. Бу янгын сүндерүчеләр гадәттән тыш хәлләр шартларында урман янгыннарын сүндергәндә зур ярдәм күрсәтәләр.