Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, эзләү эшләренә - 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
21.06.2017 ел 09.14 Бөгелмә, Ворошилов урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 40 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1954 елгы ир-ат һәлак булды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
22.06.2017 ел 00.05 Түбән Кама МР, «Төзүчеләр» бакчачылар ширкәте, участок.
Агачтан ясалган сарайда ут чыкты. Мәйданы 6 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр мәетне табалар, шәхесе ачыклана. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96