Бүлекне кору вакытыннан бирле дүрт аяклы коткаручылар 2 меңнән артык кешене коткарганнар. Бүген хезмәт составында илнең һәрбер регионында федераль, муниципаль, штаттан тыш һәм иҗтимагый авария-коткару формированиеләренең 600 дән артык кинология расчеты бар. Бүгенгә Русия ГТХМ ның 442 кинология расчеты аттестацияне уңышлы үткән (341 эзләү-коткару, 36 тау-лавина, 26 мина эзләү, 4 үлгәннәрнең мәетләрен эзләү буенча һәм 35 суда коткару хезмәте буенча).