Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 22 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.  

Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 7 тапкыр, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.  

20.06.2017 ел 03.13 Норлат МР, Елаур авылы, Үзәк урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 40 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1962 елгы ир-ат мәетен таптылар. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International