Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2017 елның 16 июне, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 9 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 20 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.

Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, ут эшләрен алып барган вакытта янгын кыркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  16 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.  

15.06.2017 ел 13.22 Яр Чаллы шәһәре, Сарман тракты, 38 нче йорт, фатир.

Биш катлы панель торак йортта беренче каттагы ике бүлмәле фатирда җиһаз янды. Мәйданы 6 кв.м. янгын сүндерүчеләр, 2002 елгы һәм 2003 елгы кызларны коткардылар. Янгынның сәбәбе – ут төртү.

15.06.2017 ел 14.33 Кукмара шәһәре, Нур-Баяна урамы, 48 нче йорт, фатир.

Биш катлы кирпеч торак йортта икенче каттагы бер бүлмәле фатирда суыткыч янды. Мәйданы 1 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 4 кешене коткарды. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International