Халыкара балаларны саклау көненә оештырылган ярлыларга матди ярдәм итү акциясе чикләрендә республиканыж барлык зональ эзләү-коткару отрядларның шәхси составы Балык Бистәсе районының “Акчарлак” балалар йорты өчен балалар киемен һәм уенчыкларны җыйган. Алар өчен 432 уенчык һәм 297 дәнә кием җыелган. ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең җитәкчесе Илһам Насыйбуллин балаларга җылы мөнәсәбәт өчен бөтен шәхси составга рәхмәт белдергән.