Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.  

06.06.2017 ел 18.15 яшел Үзән  МР, Осиново авылы, Гайсина урамы, 9 нчы йорт, фатир.

112 бердәм коткару номерына тәрәзә төбендә өч яшьлек кыз басып тора, ата-анасы өйдә юк, тәрәзә ачык, дигән хәбәр килә. 2 нче зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары альпинист җиһазы белән фатирга төшәләр һәм 2012 елгы кызны коткаралар. Шул вакытта кызның әнисе кайтып керә. Баланы Васильева район хастаханәсенә озаталар.

07.06.2017 ел 01.55 Түбән Кама шәһәре, Октябрьнең 50 еллык  урамы, 6 а крамы, фатир.

Биш катлы панель торак йортның дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. 8 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр, 1946 елгы хатын – кыз коткарды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. .

07.06.2017 ел 02.08 Чистай шәһәре, Энгельс урамы, 96 нчы йорт, фатир.

Биш катлы кирпеч торак йортта бишенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 5 кв.м. мәйданында җиһаз һәм идән янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1941 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International