“Глубокое күле янында” пляжы коену сезонын ачуга әзер булуга тикшерүне үтмәгән

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Бүген ГИМС Үзәгенең Казан бүлегенең хезмәткәрләре пляжны тикшергәннән соң шундый нәтиҗә ясаган. Искәрмә буларак, ГИМС хезмәткәрләре тикшерү протоколына коену чикләрен билгели торган буеклар булмаганны, суда үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат язылган информацион стендлар тиешле формасына китермәгәнне һәм янгын щиты янгынга каршы кирәкле җиһазлар белән тулыландырылмаганны язып куйганнар. Ә менә коткару посты һәм үзе коткаручылар кирәк-яраклар белән бөтенләй тәэмин ителгән һәм коралландырылган. Бу җәйдә республикада барлыгы 36 рәсми пляж ачылырга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International