Бакча участокларында ачык ут тыела: ГТХМ хезмәткәрләре профилактик рейдлар үткәрәләр һәм махсус янгынга каршы режимны бозучыларга штраф салалар

2017 елның 5 мае, җомга

  Совет районы күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре бүген инспектор тикшерү белән  коммерцияле булмаган “Каенкай” бакча  ширкәтенә килделәр. Бу тикшерүдә  шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнаштылар. Бу рейд Татарстанда 25 апрельдән махсус янгынга каршы режим  кертелү сәбәбе белән бәйле мәгълүмәтне халыкка  җиткерү  максады белән өештырылган.  .

 Бу  тикшерү  күбрәк профилактик иде , әмма  ГПН хезмәткәрләре  бирелгән күрсәтмәләрнең ничек үтәлешен курделәр.

 Профилактик чаралар аркасында гына,  дип саныйлар күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары, -  бакча ширкәтләрендә  янгыннарны кисәтеп булды,  сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, бу җәмгыятьтә янгын чыгу соңгы елларда юк иде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең  булачак май ял көннәрендә бакча ширкәтләре  аеруча контрольдә .

Бүгенге көндә бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциясез берләшмәләрдә күзәтчелек буенча 71   һәм  янгын куркынычсызлыгы  таләпләрен  үтәү буенча 120 профилактик чара үткәрелде.   

Исегезгә төшерәбез, Татарстан  Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасында 25 апрельдән 15 майга кадәр махсус янгынга каршы режим   кертелгән . Янгынга каршы режимны бозган өчен җәза рәвешендә гражданнар өчен каралган штраф 2 меңнән алып 4 меңгә кадәр, вазифаи затларга – 15тән 30 мең сумга, юридик затларга 400дән 500 мең сумга кадәр.

 Полиция , янгын саклау, җирле үзидарә органнары , ирекле янгын сүндерү сагы хезмәткәрләреннән  620 профилактика төркемнәре булдырылган. Аларның эше    торак пунктлары территорияләрен  патрульлек итү , ут төртүен кисәтү һәм вакытында янгын урынын ачыклау максаты белән оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International