Чирмешән янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы эчке-хезмәт капитаны Фәрит Яруллин хәбәр иткәнчә хәзерге вакытка Чирмешән муниципаль районы территориясында сүтү , чистарту һәм жимерелгән түбә корылмаларын чыгару буенча эшләр тулысынча тәмамланган
Чирмешән авылының 3 объектында , шуларның икесе социаль әһәмиятле объектлар ( гомуми мәйданы 240 кв. м. ) һәм 10 торак йортның (гомуми мәйданы 440 кв. м. ) түбәләре торгызылган . Зыян булган мәйданнан торгызу эшләре 24% ын тәшкил итте .
Шәхси йортларда торгызу эшләре бара. Казанкин урманчылыгыннан 8 шәхси хуҗалыкка агач кору материаллары бүлеп бирелгән. Калган шәхси йортлар түбәләре вакытлыча материаллар белән капланган, әмма торгызу эшләре алып барыла.
Чирмешән үзәк хастаханә поликлиникасының түбәсен торгызу эшләренә 04.05.2017 15.00 (мск) вакытында Чирмешән коммуналь-төзелеш предприятиесе кереште. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә эш алып барыла ( 45 кв. м. күтәрү калды ). Авария-торгызу эшләре планы төзелде.
Чирмешән МР администрациясы тарафыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин исеменә муниципаль районы объектларында авария-торгызу эшләрен үткәрү , һәм зыян күргән торак йортларны төзәтү өчен финанс ярдәме күрсәтү турында мөрәҗәгать җибәрелгән.
Барлыгы авария-торгызу эшләренә 142 кеше һәм 25 берәмлек техника, шул исәптән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан - 31 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителде.
Торгызу эшләрен тәмамлау 2017 елның 8 маена планлаштырылган.