Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 89 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 28 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 32 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, бакча йортында – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, транспорт чараның механихзмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 0 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, эзләү эшләренә – 1 тапкыр, коткаруга – 1 тапкыр, янгынга – 1 янгын, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
04.05.2017 ел 07.19 Яшел Үзән МР, Норлат авылы, Совхоз урамы, 19 нчы йорт, фатир.
Бер катлы кирпеч торак йортта өч бүлмәле фатирда ут чыкты. 1 кв.м. мәйданында, 1979 елгы ир-атның киеме янды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
04.05.2017 ел 18.20 Яр Чаллы шәһәре, Мәләкскә елгасы.
6 нчы зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары судан 1963 елгы ир-атны чыгардылар һәм медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар. Вакыйганың сәбәбе – су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96