Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 114 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  25 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 57 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр.  Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада  – 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәбе ачыклана.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 9 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

03.05.2017 ел  09.58 Алабуга  МР,  Мальцев авылы тирәсендә.

ГАЗ йөк машинасында ут чыкты.  Мәйданы 10 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1949 елгы и-ат зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International