“Ривьера” кунакханәсенең подвалында һәм катларында җанәрнеткеч кычкырулар, ыңгырашлар һәм гыжлаулар. Казанда РСЧС көчләренең идарәара комплекслы укулары үткән

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген “Ривьера” кунакханә һәм күңел ачу комплексында зур масштаблы идарәара комплекслы укулар үткән. Подвал бүлмәсендә янгынны сүндергәннәр, зыян күрүчеләрне коткарганнар, аларга медицина һәм психологик ярдәм күрсәткәннәр – шундый бурычларны янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре башкарган. Укуларда РСЧС тан 84 берәмлек техника һәм 180 кеше катнашкан, шул исәптән ике йөздән артык статист. “First Aid” беренче ярдәмгә өйрәнү үзәгенең биш укучысы укуларга аерым реализм өстәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International