26 апрельдә Яр Чаллы гарнизонында Русия Янгын сүндерү хезмәте көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара үткән. Аңа янгын сүндерү хезмәтенең ветераннары һәм коткаручылар, гарнизон янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең башлыклары, “Янгын сүндерүче-коткаручы” корпусының кадетлары, яшь коткаручылар чакырылган. Бәйрәм концерты алдыннан янгын сүнлерүчеләрне һәм коткаручыларны Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең янгыннар сүндерүне оештыру һәм авария-коткару эшләрен үткәрү идарәсенең башлыгы Константин Чанышев, Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев тәбрикләгәннәр.