Русия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков “Казаноргсинтез” ААҖ һәм 43 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә булган

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Бүген Русия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков “Казаноргсинтез” ААҖ җитештерү цехларында булган. Русия ГТХМ башлыгы җитештерү цехларын караган, кайбер технология барышлары белән танышкан. “Казаноргсинтез” ААҖ составына җиде завод керә. Владимир Пучков ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми шәхесләр белән бу предприятиене саклый торган 43 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә барган. Ул эш бүлмәләрен караган, янгын сүндерү бүлегенең техникасы белән танышкан һәм шәхси состав белән сөйләшеп алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International