Якты Пасха бәйрәме алдыннан Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре билгеләнгән территориядә субботник үткәргәннәр. 8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отрядның хезмәткәрләре эчке эшләр бүлегенең бинасы артында урнашкан урман паркы зонасында чүп-чар җыйганнар. Янгын сүндерүчеләр мондый чараларны систематик рәвештә үткәрә. 8 нче отрядның хезмәкәрләре шәһәр территорияләрендә һәм янгын сүндерү бүлекләре тирәли җыештыруларны шимбә генә түгел, ә чәршәмбе көне дә үткәрәчәк.