Күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсе Пасха православие бәйрәменә багышланган чараларда катнаша торган объектларның янгын иминлеген тәэмин итүгә юнәлгән чараларны оештырып башкара. Республика территориясендә барлыгы 335 Рус православие чиркәвенең объекты исәпкә алынган. Бәйрәм үткәрү объектларында 103 федераль дәүләт янгын күзәтү хезмәткәренең кизү торуы планлаштырылган.