2017 елның 11 апрелендә 8 сәгать 15 минутта Югары Ослан районының Түбән Ослан авылында өй янып киткән. Ут бүрәнәле өйнең түбәсен чолгап алгач, Түбән Ослан авылы советының рәисе, ул ук “Түбән Ослан” ирекле янгын сүндерү төркеменең җитәкчесе Айдар Шәйдуллин, совет тәрәзәсеннән януны күргән. Бер дә уйламыйча, ул яна торган өйгә ашыккан, чөнки анда начар күрә һәм ишетә торган ялгыз карт хуҗа яшәгәнне белгән. Янгын сүндерү бүлекләре килгәнче ул ир-атны имин урынга чыгарган. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе Русия ГТХМ җитәкчелеген Айдар Шәйдуллинны “За отвагу на пожаре” медале белән бүләкләргә сорый.