30 апрельдә Русия Янгын сүндерү хезмәтенең 368 нче еллыгы бәйрәм ителә.
Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряд янгын сүндерүчеләре профессиональ бәйрәм алдыннан Русия Янгын сүндерү хезмәтенең көненә багышланган волейбол буенча отряд чемпионатын үткәргәннәр. Отрядның 15 төркеме ярышкан. Финалга иң көчлеләре чыккан – отряд идарәсенең һәм 91 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең төркемнәре. Идарә төркеме җиңгән.