Яшь кунаклар ТР буенча РФ ГТХМ ГИМС Үзәгендә

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

“Сбербанк России” хезмәткәрләренең балалары заманча коткару техникасын күргәннәр һәм уку коткару операциясенә шаһит булганнар. Аларны ачык ишекләр көненә ТР буенча РФ ГТХМ ГИМС Үзәгенә кунакка чакырганнар. Иң беренче аларга язгы бозга чыгу хәтәр булганны, шулай батучыны коткарыр өчен нинди хәрәкәтләрне башкарырга кирәк икәнне аңлатканнар. Шуннан соң балалар алдында суда коткару операциясе үткәрелгән. Аны һава мендәре көймәсе ярдәме белән 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының (Казан шәһәре) коткаручылары һәм ГИМС инспекторлары күрсәткән. Аннары балаларны коткару техникасы күргәзмәсенә үткәргәннәр. “Лекция” вакытында балалар “Александров очын” атып һәм коткару жилетын киеп караганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International