Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 отряд җитәкчелеге Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының вәкилләре белән янгын хәтәрле язгы вакытта янгын иминлеген тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үткәргән. Катнашуга шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының 100 дән артык вәкилләре чакырылган. 15 отряды башлыгы эчке хезмәт полковнигы Рөстәм Юмагулов, ПСЧ-56 башлыгы эчке хезмәт майоры Владислав Агафонов, каравыл башлыгы эчке хезмәт майоры Ленар Шәфигуллин катнашучылар белән бергә янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү буенча сораулар турында сөйләшкән.