Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Сәбәпләре: газ җиһазын кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
31.03.2017 ел 05.12 Лаеш МР, Югары Кабан авылы, Спас-Преображенск урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 78 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1973 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96