Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, эретеп – ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, эзләү эшләренә – 1 янгын,  башка чакырулар буенча – 5 янгын.

28.03.2017 ел 13.06 Казан шәһәре, Идел буе  районы, Братьев Петряевых урамы, 5 нче йорт, 2нче корпус, ООО «ТатВойлок».

Дүрт катлы җитештерү бинада беренче каттагы  транспортер лента янды. Мәйданы 25 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1959 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – эретеп – ябыштыру эшләрен алып баршан вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.   

28.03.2017 ел 13.45 Казан шәһәре, Вахит районы,  Хоровод урамы, 39 нчы йорт.

Биш катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1925 елгы хатын-кыз һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International