Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 0 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 янгын, башка чакырулар буенча – 7 янгын.
27.03.2017 ел 03.08 Лаеш МР, Пиголи авылы, Чехловка урамы, йорт.
Ике катлы кирпеч торак йортта ут чыкты. Мәйданы 80 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1964 елгы хатын – кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе - мичне кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
27.03.2017 ел 13.58 Мамадыш шәһәре, Давыдов урамы, 155 нче йорт, фатир.
Дүрт катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 7 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр, 1970 елгы ир-атны коткарды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96