Ел башыннан янгыннарның гомуми саны кимүгә карамастан, республиканың дәүләт янгын күзәтү инспекторлары соңгы ике ай эчендә янгыннарның һәм аларда кешеләр үлүнең саны артыун билгелиләр. Янгыннар һәм аларда кеше үлү хәлен стабильләштерү максаты белән комплекслы эш үткәрелә. Өйдә янгын иминлеге таләпләрен халыкка аңлату буенча 155 профилактика төркеменең эше һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бергә эшләү оештырылган.