Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2017 елның 10 марты, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан –  2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

09.03.2017 ел 04.30 Кама Таманы МР, Теньки авылы, улица Яшьләр урамы, 7 нче йорт, фатир.

Бер катды ике фатирлы йортта ут чыкты. Мәйданы 60 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1981 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

09.03.2017 ел 04.45 Спас МР,  Иске Рәзәп авылы, Яшьләр урамы, 7 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 72 кв.м Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр,1967 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International