Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
08.03.2017 ел 10.04 Буа МР, Кият авылы, Урман урамы, 12 нче йорт.
Бер катлы торак йортта аш бүлмәсендә ут чыкты. Мәйданы 32 кв. м. Янгын нәтиҗәсендә, 1945 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96